Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бердәм Россия» мәктәп укучылары өчен газдан имин файдалану буенча дәресләр үткәрәчәк

Куркынычсызлык чараларын көчәйтү Россиядә 2018 ел ахыры – 2019 ел башында булган берничә гадәттән тыш хәл белән бәйле.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Белемле кулланучы мәктәбе» партия проекты кысаларында көнкүрештә газдан имин файдалану турында онлайн-лекцияләр циклы башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Белемле кулланучы мәктәбе» партия проекты 15 февральдән көнкүрештә газдан имин файдалану турында онлайн-лекцияләр үткәрәчәк, кешеләр һәм идарәче компанияләр өчен белешмәлекләр әзерләячәк. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү Россиядә 2018 ел ахыры – 2019 ел башында булган берничә гадәттән тыш хәл белән бәйле», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Әлеге белешмәлекләр шәһәр һәм авыл халкына билгеләнгән хокукый таләпләр кысаларында идарәче оешмалар белән «бер телдә» аралашырга ярдәм итәчәк.

Проектның төбәк координаторы Дмитрий Романов искәрткәнчә, Татарстанда әлеге лекцияләрдән тыш, мәктәп укучылары өчен газдан имин файдалану һәм чүпне сортларга аеру буенча махсус дәресләр дә оештырылачак.

«Белемле кулланучы мәктәбе» партия проекты халыкка идарәче оешмалар белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга, гомумйорт ихтыяҗларына каралган чыгымнар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Проект торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр белән ничек эш итәргә, ишегалды территориясен ни рәвешле тәртипкә китерергә һәм күршеләр арасындагы низагларны җайга салырга, торакның куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттырырга өйрәтә. 

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев