Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең район укытучысы "Авыл укытучысы – 2019" бәйгесенең җиңүчесе булды - "Мәгариф"

(Казан, "Татар-информ", "Мәгариф"). Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары Казанда җыелды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Бу хакта "Мәгариф" журналы яза.

Укытучыларны, жюри әгъзаларын «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева сәламләде. Ул конкурсантларга финал этапта уңышлар теләде.

Елдагыча II этапны уңышлы узган 10 конкурсант алдына реаль шартларда ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, укытучылар 25 минутка сыешырга тиеш иделәр. Дәрескә 20 минут бирелсә, 5 минутта мөгаллимнәрдән үзләренең эшләренә йомгак ясап, анализлау соралды.

Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим иттеләр. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.

Йомгаклау туры нәтиҗәсендә «Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Лениногорск районы Ормышлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова танылды.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194450/

http://magarif-uku.ru/tt/category/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X