Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең турында язалар: «На, бахбай!» яки Лениногорскта татар атлары ярышты /фото/

14 май көнне Лениногорск районының Югары Каран авылында «Бәйге» дип исемләнгән ат чабышлары узды.»Алмакай» ат утарында бу ярышлар инде икенче тапкыр үтә. Ләкин зурлап уздырылуы әле беренче тапкыр гына. Бәйге - Лениногорск районында, төрки халыкларда борынгы дәверләрдә киң таралган ат ярышы. Бу ат ярышларын «Алмакай» ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин...

14 май көнне Лениногорск районының Югары Каран авылында «Бәйге» дип исемләнгән ат чабышлары узды.»Алмакай» ат утарында бу ярышлар инде икенче тапкыр үтә. Ләкин зурлап уздырылуы әле беренче тапкыр гына. Бәйге - Лениногорск районында, төрки халыкларда борынгы дәверләрдә киң таралган ат ярышы.

Бу ат ярышларын «Алмакай» ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин оештыра. Быел «Алмакай»га жиде ел тулган икән. Монда 200дән артык ат, моннан тыш эре терлек һәм сарыклар үрчетә.

- Электән үк бу бәйге безнең гореф-гадәтләребезнең берсе булган. Соңгы бәйге Бөгелмә өязе вакытында 1917 елда уздырылган. Менә, 100 ел узгач, бу ярышлар тагын да үткәрелә башлады, - ди Фәрит әфәнде.

Бәйгенең ике төре бар. Беренчесе Зур бәйге дип атала. Анда 3 яшьтән олырак атлар катнаша. Икенчесе - Тай-бәйге. Монысында инде 2 яшьлек атлар катнаша, чабышкылар 3 чакрым ераклыкка ярыша. Бу бәйгеләрдә татар токымлы атлар катнаша.

Ярышта катнашучылар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та бар иде.

- Татар халкы өчен ат ул, бер караганда - йорт хайваны, икенче караганда - дустыбыз, ярдәмчебез. Шул ук вакытта ат спортны да үз итә. Сабантуйларыбызда һәрвакыт ат чабышлары уза. Без Россия, Татарстан ат ярышларында да зур урыннар алабыз. Яшүсмерләр арасында атка карата мәхәббәт уятабыз. Без татар атлары токымын үрчетү буенча эшлибез. 100 ат табып, үрчетә башладык. Хәзерге вакытта Татарстанда 32 меңнән артык ат бар. Шушы бәйге ярдәмендә без атчыларга татар токымы атларын да тәкъдим итәргә телибез, - диде Васыйл Шәйхразиев.

Тай-бәйгедә «Алмакай» ат утары атлары катнашты. Җайдаклар арасында бу категориядә Васыйл Шәйхразиев та бар иде. Тулпар дигән атта ул 3 чакрым 800 метр дистанциясендә өченче булып килеп җитте. Ә беренче урынны Ахра кушаматлы аты белән Лилиана Галимова яулады.

Зур бәйгедә исә барлыгы 6 җайдак катнашты. Анысында Биектау районыннан Владимир Михайлов башкаларга беренчелекне бирмәде.

Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Лениногорск районы предприятиеләре башлыклары да килгән иде.

- «Бәйге» бәйрәме - безнең милли традицияләребезне күрсәтү бәйрәме дә әле. Боларның барысы да безнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне ассызыклар өчен эшләнелә. Мондый эшне башлап җибәрүче Фәрит Нәбиуллин кебек ватанпәрвәрләр булуы шатландыра. Уяв, Балтай кебек бәйрәмнәр уздырыла. Ә «Бәйге»не онытканбыз. Мондый бәйрәмнең даими уздырылуын телибез, - диде Лениногорск районы башлыгы.

Лениногорск районында узган ат чабышлары, бер караганда, спорт ярышлары булса, икенче яктан бу - авыл туризмын популярлаштыру. Киләсе елда әлеге бәйрәмне республика дәрәҗәсендә уздырырга телиләр. Биредәге ат чабышларына катнашучыларны башка районнардан да чакырачаклар. Мисал өчен, быел «Бәйге» ярышларында катнашучыларның барысы да диярлек Лениногорск районыннан иде. Шулай ук Биектау районыннан ике җайдак та катнашты.

Татар токымлы атларны үрчетү моннан җиде ел элек башланып киткән. Ниһаять, шушы вакыттан соң мондый бәйге уздырырга карар кылалар. Мондый атларны Башкортостан республикасы, Чиләбе өлкәсе, Алтай крае, Казахстаннан да алып киләләр икән.

Белешмә:

«Бәйге» дип аталган ат ярышлары 1917 елгы революциягә кадәр Бөгелмә өязендә 50 чакрымлы дистанциягә үткәрелгән. Беренче килгән җайдакка 20 бия бүләк иткәннәр. Икенче урынга - 5 сум, өченче урынга 3 сум биргәннәр. Ул вакытларда бер атның бәясе, уртача алганда, 1 сум булган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/7578/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев