Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Лениногорскида телевизор күрсәтми

Планлы профилактик эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, эфир телетапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Эфир телетапшырулары 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләре, шулай ук Зур Алан, Шәмәрдән авыллары һәм алар тирәсендәге торак пунктларда туктатылачак.

1 һәм 2нче мультиплекс телеканаллары (РТРС-1; РТРС-2), «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Радио России + Татарстан радиосы», «Маяк», «Вести ФМ» радиолары, «Болгар радиосы» сигналларны кабул итмәячәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/07-06-2020/tatarstanny-kayber-rayonnarynda-televizorlar-vakytlycha-k-rs-tmi-torachak-5748183

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев