Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә

Әлеге җиңү рус флотының беренче зур хәрби уңышы санала һәм хәрби-сәяси әһәмияткә ия була.

Бүген киң җәмәгатьчелек Россиянең Хәрби дан көнен билгеләп үтә. Россиянең Хәрби дан көне – Петр I җитәкчелегендәге рус флотының Гангут борыны янында диңгездә шведларны җиңүе (1714 ел) белән бәйле, дип яза Calend.ru Истәлекле көннәр календаре сайты.

Россиянең Хәрби дан көне илебездә 1995 елның 13 мартында дөнья күргән "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Федераль закон нигезендә ел саен 9 августта билгеләп үтелә.
Бу бәрелеш 1714 елның 7 августында Балтыйк диңгезендә (27 июль) Финляндиядәге Гангут ярымутравының төньягында була. Петр I поход журналында әлеге сугыш турында: "Безнең солдатларның батырлыгын сурәтләп бетерелек түгел" дигән язма калдырган. Канкойгыч бәрелештән соң дошманның барлык кораблары кулга төшерелә. 127 рус солдаты үтерелә, 342се яралана.

Әлеге җиңү рус флотының беренче зур хәрби уңышы санала һәм зур хәрби-сәяси әһәмияткә ия була. Петр I аның әһәмиятен Полтава сугышына тиңли. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/09/171201/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев