Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының максаты – авыл халкының миграциясен чикләү.

Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Республикада 3 меңнән артык авыл исәпләнә, аларның 406сында – 11-50, 252сендә 1-10 кеше яши. Бу – бик кечкенә торак пунктлар. 49 авылда бүген беркем дә яшәми», - дип искәртте парламентарий.

Татарстанда 900 меңгә якын кеше авылларда гомер итә, бу республика халкының чиреге диярлек.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының максаты – авыл халкының миграциясенә чик кую. Ул киләсе елда башланып, 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт программасы кысаларында торак төзелеше, инженер һәм транспорт инфраструктурасы үсеш кичерәчәк. Мәшгульлек һәм авылларда эш урыннары булдыру мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189247/

Фото: архив, Султан Исхаков
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев