Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүгеннән күп функцияле үзәкләрдә ИНН таныклыгын алырга яки алмаштырырга мөмкин

Татарстанның күп функцияләре үзәкләре (КФҮ) бүгенге көннән тагын бер яңа хезмәт күрсәтә.

2019 елның бүгенге көненнән Татарстанның күп функцияләре үзәкләрендә (КФҮ) салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга яки бозыклыктан соң кире кайтарырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“2019 елның бүгенге көненнән күп функцияле үзәкләр тагын бер яңа хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер физик затлар күп функцияле үзәкләрдә салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга, югалту яки бозыклыктан соң кире кайтарырга, фамилия үзгәргәннән соң алмаштырырга мөмкин. ИНН таныклыгын күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәч, җиде эш көненнән соң алырга мөмкин”, - диде Ленара Мозаффарова.

Физик затны исәпкә кую турындагы гаризаларны кабул итү эшләрен Татарстан Республикасының теләсә кайсы күп функцияле үзәге башкара. Салым түләүче моның өчен үзе белән паспорт алып килергә тиеш. Гаризаны шулай ук салым түләүченең нотариуста таныкланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкиле дә алып килергә мөмкин.

“Таныклыкны икенче кат алган очракта 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак”, - диде Ленара Мозаффарова.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180654/

Фото: архив/Рамиль Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев