Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әби һәм “контакт”

Шаярыш


-    Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә “Вконтакте”га кертәбез!
Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп. Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шула арада Диана “черт” иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады:
-    Әби, “контакт”та “страничка”ңны булдырабыз, син ризамы?
-    Әллә ниләр турында сөйлисең, кызым. Миннән көлүеңме инде бу?- Маһибәдәр карчык, юеш кулын алъяпкычка сөртеп, аптыраулы карашын оныгына төбәде.
-    Әбекәем, әйдә, кил әле монда!- Диана әбисен ноутбук янына өстерәп китерде.- Менә, күрәсеңме, бу минем “страничка”. Менә монысы-мин, бусы да мин... Ой! Бусын сиңа карарга ярамый... Бусын да ярамый... Ә менә болар- минем дусларым!
-    Бәрәкалла!- дип бот чапты Маһибәдәр карчык.- Югары оч Йосыфның бандит оныгы түгелме соң бу? Ул да синең дустыңмыни?
-    Бандит түгел... Эдик әйбәт малай. Ә Рамил абыйларның үрдәкләрен ялгыш таптатты ул. Тормоз белән газны бутаган... Ярар, әби, әйдә, серьезный эшкә күчик. Кил, утыр, яныма! Ки күзлегеңне. Башта фотоңны куябыз. Вә-ә-т! Син ул әби, син... Фотоаппарат виноват түгел синең шундый бубыңа. Ну ошамаса, алыштырырбыз. Берәр агачны кочаклап төшәрсең...
Маһибәдәр әби берни аңламый иде. Оныгының кыланмышларына карап, йә кеткелдәп, йә аптырабрак утыра бирде.
-    Ә хәзер сиңа статус уйлыйбыз, әби...- Диана күзләрен челт-челт йомгалап алды да, кинәт нәрсәнедер исенә төшереп, ашыга-ашыга клавишларга баскаларга тотынды: “Только встретив настоящего парня, ты понимаешь, как ты оршибалась раньше, называя кого-то лучшим...”
-    О-о-о, әбекәем минем... Мондый статус беркем дә юк! Шәп бит, ә? Ярар, яратып укыган китабыңны әйт..
-    И-и-и, кызым, китап укымаганыма биш былтыр. Шул “числинникны” гына караштырам инде хәзер.
-    Әни күкәй төрергә дип алып кайткан “Себерке”не дә укыштырасың түгелме соң син, әбекәем?. Ярар... Т-ә-әк, “Семейное положение”ңны сораган монда.
-    Нинди положение инде, балам, Харис бабаңның үлгәненә тугыз ел, урыны оҗмахта булсын, мәрхүмкәемнең, -  Маһибадәр карчык яулык очы белән күз яшен сөртеп алды.
-    Ярар, әби “в активном поиске” дип куябыз..
-    Телефоның... Ә менә телефонның өч номерын гына язабыз. Хәзер күп кызлар шулай итә. Егетләр шылтыратып борчымасын өчен...
-    Әюисе кулын селтәп, кухняга чыгып китте. Диана исә Маһибәдәр түтинең стенасына “Я вас всех люблю!” дип язылган ромашка чәчәге куйды. Аннары  “Мои видеозаписи” дигәнгә Нюшаның яңа клибын элде.
-    Аннан соң нәрсә булды дисезме?Иртәгәсен югары очЙосыф карттан, зират урамында яшәүче Сабирҗан бабайдан, каравылда торуч ыаксак Хәкимҗаннан, дуслашырга теләп. “заявкалар” килеп төште. Авылның ферма очында яшәүче Газзә түти исә, “Самые красивые девушки нашей деревни” төркемгә керергә кыстау, чакыру да җибәргән иде...


Автор:Алмаз Гыймадиев, "Бердәмлек"тән алынды.

фото: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X