Бүләк күпмегә төшәчәк?
Илдә яшәүчеләрнең күбесе якынлашып килүче Яңа ел белән туганнарын котлаячак. SuperJob порталы үткәргән сораштыруда катнашучыларның 69 проценты туган-тумачага бүләк әзерләвен әйткән. Моның өчен уртача 4 мең 700 сум акча тотарга ниятлиләр. Икенче урында – сөйгән яр. Ил халкының өчтән бере бәйрәм кичендә яраткан кешесен сөендермәкче. Бүләк уртача 4 мең ярымга төшәчәк, ди. Беренче өчлеккә дуслар да эләккән. Дус-ишне котлауга киткән чыгымнар 3 мең 700 сумнан артмаячак дип фаразлана. Ә менә хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрик итәргә теләүчеләр барыннан да азрак. Илдә яшәүче ун кешенең берсе генә бу хакта искә төшергән. Мондый бүләкне 2 мең сумга бәяләгәннәр. Сез Яңа ел бүләкләренә күпме акча тотарга ниятлисез?
Имаметдин Гәрәев, Саба районы, Югары Утар авылы балалар интернат йорты директоры:
– Мин, иң беренче итеп, үзебезнең балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның күңелен күрергә тырышам, аларга бүләкләр алам. Яңа елны һәрвакыт бик матур итеп уздырабыз. 28 декабрьдә Чыршы бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк. Бездә 80 бала тәрбияләнә, һәрберсенә бүләкләр, күчтәнәчләр өләшеп чыгабыз. Афишаны күптән элеп куйдык, балалар бүләк бирәсе көнне көтеп тора. Яңа ел төне – безнең өчен гадәти эш көне, шуңа ияләнгәнбез инде. Бүтәннәр кебек сигез-тугыз көн ял итү хыялда да юк. Балаларны ялгыз калдырырга ярамый. Бәйрәмнәрдә туганнарга, дусларга да бүләк өләшергә яратам, үзем беркемнән дә бүләк көтмим, бирсәләр, әлбәттә, сөенәм.
Таңсылу Хөснуллина, К.Тинчурин театры баш кассиры:
– Бу Яңа елга 5-7 мең сум тирәсе акча китәр дип уйлыйм. Бер өлеше өстәл әзерләүгә тотылса, калган өлеше – бүләкләргә. Зурдан купмыйм – оригинальлеккә өстенлек бирәм. Шулай ук ел саен мөмкинлекләре чикле яисә аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр ясарга тырышабыз. Минем гаилә өчен барыбызның да түгәрәк өстәл янында очрашып аралашу – иң зур бәхет һәм иң зур бүләк. Мондый аралашу акча белән бәяләнми.
Ирада Әюпова, Татарстанның мәдәният министры:
– Әлегә бүләкләр алынмаган. Вакытым җитми. Әмма бәйрәмгә кадәр алып бетерермен дип торам. Иң элек бүләгемне әниемә, кызыма, сеңлемә алачакмын. Әллә ни күп акча чыгар дип уйламыйм. Бүләкләр символик кына булачак. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән. Дусларым да читтә калмас. Әмма алар өчен дуслык хисләрем чын бүләгем булыр дип уйлыйм.
Тәлгать Абдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Бәйрәмгә әллә ни ис китми, ул безнең өчен – ял көне. Әмма якыннарымның күңелен күрергә тырышам. Барысын да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел баллы күчтәнәчләрсез булмый. Оныкларга бүләкне яшенә карап алабыз. Зурларга – зурракны, кечерәкләргә – кечерәкне. Әмма сорап алганны бер дә яратмыйм. Үзләре теләгәнне эшләп алырлар. Чыгымнарны беркайчан да санаган юк.
Шулай да табын әзерләү өчен 15-20 мең сум акча китәр дип уйлыйм.
Ләбиб Лерон, шагыйрь:
– Узган елга караганда, быел бәйрәм чыгымнарына акча күбрәк тотылыр дип торам. Мин үзем бүләк ала белмим. Кием алганда да беренче күргәнен сатып алам. Ботинка да кысан булырга мөмкин. Бүләкләрне кызым Айсылу һәм хатыным белән бергәләп сайлыйм. Куандырасы кешеләр күп. Өч онык, хатын, аның әнисе, балалар... Элек баллы бүләкләр алганда, бер дә уйланып тормый идек. Хәзер шикәр чире киң тарала бара. Шуңа күрә кәнфитләрне сирәк кулланабыз. Аның урынына мармелад алырбыз. Ел саен өйгә Кыш бабай чакырабыз. Бәйрәм күңелле үтә.
Фото: https://pixabay.com
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев