Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бургерларда антибиотик булуы хакмы?

Русия сыйфат системасы экспертлары олысы-кечесе яратып ашый торган бургерларны калориягә һәм антибиотик барлыкка тикшергән.

Русиянең иң популяр рестораннарыннан 11 сэднвичка тикшерү үткәргәннәр. Анализ нәтиҗәләре буенча, “Black Star Burger” ресторанындагы “Классика” бургеры иң калорияле булса, иң аз калориялесе “KFC”дагы “Шефбургер” дип табылган.
Белгечләр бургерларның нәрсәдән торуын да ачыклаган. Иң зур кәтлит - “KFC”дагы “Шефбургер”да, иң бәләкәе “McDonalds”тан сатып алынган “Биг Мак”та булган.
Шунысы да мөһим: бургерлар өчен тәгаенләнгән булкаларда комплекслы тәмләткечләр — броматлар яисә семикарбазидлар табылмаган, тик бу төр ризыкларның барысында да тозның артык күп булуы ачыкланган.
Сэндвичлар, шулай ук, антибиотик барлыгы-юклыгына да тикшерү үткән. Анализ күрсәтүенчә, барлык бургерларда да андый матдәләрнең эзе барлыгы сизелә, тик алар бик аз күләмдә, нормадан артмаган.

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев