Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстанда ана капиталы түләү өчен 13 миллиард сум акча сарыф итәргә уйлыйлар

Быел Татарстанда ана капиталы түләү өчен 13 миллиард сумга якын акча сарыф итәргә ниятлиләр. Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова шулай дип белдерде.

 

«Оператив мәгълүматлар буенча, 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туар дип көтелә, без аларга сертификатлар бирәчәкбез. Әлеге максатка федераль бюджеттан 13 миллиард сумга якын акча сарыф итү күздә тотыла», - дип искәртте спикер.

Ул узган елда Татарстанда ана капиталы бирү өчен федераль бюджеттан 9 миллиард сумга якын акча бүленүен әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге хакында белдергән иде. Шул хактагы закон 1 мартта имзаланды.

Илдә туучылар санын арттыру - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектындагы өстенлекле бурычларның берсе.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев