Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгебезнең чираттагы гаиләсе - Хаматҗановлар

Без - Салих һәм Лена Хаматҗановлар.

Әлмәт районы  Яңа Нәдер авылыннан Лениногорскига 2012 елда күченеп килдек.  Тормыш коруыбызга уналты   ел.  Лена белән 2002 елның ямьле август аенда кавыштык.
Хатыным - Лена Балалар йортында пешекче булып эшли. Мин белем бирү  системасында хезмәт куям. Мәктәптә физкультура, хезмәт дәресләре укытам. 
Ике кызыбыз- йолдызыбыз бар. Лилия 8нче сыйныфта укый. Ул да минем кебек  даими спорт белән шөгыльләнә.  Аеруча каратэ, чаңгы төрен үз итә. Алсуыбыз 6нчы сыйныфта. Ул  җырларга ярата, “Солнечные лучики” ансамбле солисты.
Без дә кимен куймыйбыз.Тормыш иптәшем белән икебез  дә Мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык театр түгәрәгенә  йөрибез, спектакльләрдә катнашабыз. Менә шундый тату һәм куңелле гаилә инде без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев