Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел әбиләр чуагын көтәргәме?

Синоптиклар, әбиләр чуагы, әлбәттә, булачак, дип ышандыра. Тик ул озакка килерме - анысын вакыт күрсәтер. -Урамда кояш булып, температура 20 градуска кадәр җылытса, димәк, җиһанда - әбиләр чуагы. Бездә мондый вакыт гадәттә сентябрьнең икенче, өченче өлешендә күзәтелә, - ди белгечләр. Әмма быелгы көз әлегә җылы көннәре белән сөендерми. Синоптиклар фаразларына...

Синоптиклар, әбиләр чуагы, әлбәттә, булачак, дип ышандыра. Тик ул озакка килерме - анысын вакыт күрсәтер.



-Урамда кояш булып, температура 20 градуска кадәр җылытса, димәк, җиһанда - әбиләр чуагы. Бездә мондый вакыт гадәттә сентябрьнең икенче, өченче өлешендә күзәтелә, - ди белгечләр.
Әмма быелгы көз әлегә җылы көннәре белән сөендерми. Синоптиклар фаразларына караганда, әбиләр чуагы соңрак - сентябрь ахыры-октябрь башында килер, ахыры.
Хәер, быелгы сентябрь синоптикларның фаразына бөтенләй туры килмәде. Алар көзнең беренче ае коры һәм җылы булачак дигәннәр иде. Ул исә нәкъ киресенчә килде.
-Сентябрь гаҗәпләндерде, аның каравы җәй көне явым-төшем булмады диярлек. Хәзерге вакытта яңгырлар җитәрлек яуды. Ә әбиләр чуагы булачак, тик менә ул безгә озакка килерме, әллә сизелми дә узып китәрме - монысын вакыт күрсәтер, - ди белгечләр.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев