Бәйрәм үткән (якташыбыз шигыре)
Рәмзия Габделхакова
Яшел чыршы,
Купшы чыршы
Ята чуп-чар
Арасында.
Утлар сүнгән,
Сулган-шиңгән,
Чүп эленгән
Ылысына.
Кайчан гына
Бәйрәм иде,
Урыннары
Түрдән иде.
Бәрхет кебек
Тәннәренә
Уенчыклар
Элгән иде.
Аңа карап
Җырладылар,
Мәдхияләр
Укыдылар.
Төз сыннарын
Матурайтып,
Якты утлар
Балкыдылар.
Бүген исә
Ул чүплектә
Шыр ялангач
Аунап ята...
Мәдхияләр
Укучылар
Карамый да
Ул тарафка.
Бу күренеш
Әллә нигә
Тетрәндерде
Күңелемне.
Бары кирәк
Чакта гына
Кемнәргәдер
Без кадерле...
фото: Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев