Заман сулышы

Өч гараж янып беткән

Бүген төнлә Биектау районы Коркачык тимер юл станциясендә өч гараж янган. Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 00:20 сәгатьтә җиткерелә. Гадәттән тыш хәл Гагарин урымында килеп чыккан була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын кирпечтән эшләнгән бер катлы өч гаражның түбәсен камап алган була инде. Зыян килгән мәйдан - 58 квадрат метр, диелә....

Бүген төнлә Биектау районы Коркачык тимер юл станциясендә өч гараж янган.
Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 00:20 сәгатьтә җиткерелә. Гадәттән тыш хәл Гагарин урымында килеп чыккан була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын кирпечтән эшләнгән бер катлы өч гаражның түбәсен камап алган була инде. Зыян килгән мәйдан - 58 квадрат метр, диелә.
Янгын аркасында 1970 елгы ир-атны хастаханәгә озатырга туры килә. Аның кул аяклары 1-4 дәрәҗәдә пешкән. Янгын саксыз тәмәке арту аркасында чыккан дип фаразланыла.
Чыганак:http://intertat.ru/tt

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: