Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дачаларны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 1 мартта төгәлләнә

Мондый тәртип үз йортын төзеп бетергән кешеләр өчен аеруча актуаль. Бу аларның тормышын күпкә җиңеләйтәчәк.

Бакчачылык ширкәте җирләрендә төзелгән торак бакча йортын теркәү хокукының гадиләштерелгән тәртибе быелның 1 мартына кадәр генә гамәлдә булачак. Бу хакта, Мәскәү өлкә техник инвентарьлаштыру бюросы генераль директоры Александр Беднягин сүзләренә сылтама ясап, «Российская газета» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, моның өчен төзелгән күчемсез милек объектына декларация тутырырга, кадастр инженерына (ул техник план әзерләячәк) мөрәҗәгать итәргә һәм документларны дәүләт хезмәтләре үзәге аша теркәүгә тапшырырга кирәк.

 

Мондый тәртип үз йортын төзеп бетергән кешеләр өчен аеруча актуаль. Бу аларның тормышын күпкә җиңеләйтәчәк. Ә дача торгыза башлап та, төзелеш эшләрен 1 мартка кадәр тәмамлый алмаган гражданнар җирле үзидарә органнарына төзелешне башлау турында белдерү кәгазе тапшыра ала.

Быелның 1 мартыннан шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләрдә сафка бастырыла торган күчемсез милек өчен дә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте җирләрендә торгызыла торган күчемсез милек объекты өчен дә белдерү кәгазе җибәрү мәҗбүри булачак.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев