Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Декабрьдә нинди яңалыклар көтелә?

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Моннан ары, кибеттә ГМО­лы азык-төлекне шунда ук танып-белергә мөмкин булачак. Декабрьдә үз көченә кергән канун нигезендә, әгәр продукциянең составында ГМО, ягъни “геннар дәрәҗә­сен­дә үзгәртелгән организмнар” 0,9 проценттан артып кит­сә, җитештерүче бу хакта алдан кисәтергә тиеш.

 

Азык-төлеккә махсус тамга сугачак­лар. ГМО зыянлымы? Әлеге сорауга төгәл генә җавап юк. Берәүләр аны, яман шеш авыруы барлыкка килергә сә­бәп­че булып тора, дип ышандырырга тырышса, икенчеләр исә организмга файдалы яклары турында сөйли.

Әгәр үз йортыгыз белән торасыз һәм ул газ белән җы­лытыла икән, 31 декабрьгә кадәр исәпләгеч куйдырырга кирәк. Моны килешү буенча газ белән тәэмин итүче компания эшләргә тиеш, ләкин бу сезнең таләбегез буенча башкарыла. Әгәр белгечләргә исәп­ләгеч куюны тыясыз икән, соңрак сезне судка би­рергә мөмкиннәр. Махсус җи­һаз куйдыру газны су җылыту яки ашарга пешерү өчен генә кулланган кешеләргә мәҗ­бүри түгел.

Мәҗбүри пенсия иминияте белән шөгыльләнмәгән, дәү­ләтнеке булмаган пенсия фондлары 31 декабрьгә ка­дәр акционерлык җәмгыять­лә­ренә әйләнергә тиеш. Юкса аларны ябарга мөмкиннәр. Димәк россиялеләргә үзләре­нең пенсия фондларының хокукый статусы турында бе­лер­гә кирәк, чөнки ахыр чик­тә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын япканнан соң һәм лицензияләре алынгач, клиентларның җыел­­ган акчасы Россия Пенсия фондына күчәчәк. Сүз уңаеннан, Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, ай башында пенсия алырга тиеш булган әби-бабайларга гыйнвар пенсиясен декабрь азагында ук түләячәкләр. Хат ташучыны кайчан көтәсе икәне соңрак билгеле булачак. 

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2301

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев