Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы балаларга мәгънәсез исем кушуны тыя торган канун кабул итте

Әти-әниләр хәзер балаларына Авиадиспетчер, Лексус, Князь яки Салат Латук исемнәрен куша алмаячак. Дәүләт Думасы өченче укылышта балаларга мәгънәсез, шулай ук саннар, ранглар, вазифа-титулларны белдерүче исемнәр кушуны тыя торган канун кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Шул ук вакытта ата-аналар балаларына ике фамилия бирә ала. Хәзерге вакытта өйләнешкәндә генә ике...

Әти-әниләр хәзер балаларына Авиадиспетчер, Лексус, Князь яки Салат Латук исемнәрен куша алмаячак.

Дәүләт Думасы өченче укылышта балаларга мәгънәсез, шулай ук саннар, ранглар, вазифа-титулларны белдерүче исемнәр кушуны тыя торган канун кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шул ук вакытта ата-аналар балаларына ике фамилия бирә ала. Хәзерге вакытта өйләнешкәндә генә ике фамиля алу мөмкин иде. Яңа канун нигезендә әти-әниләр балаларына теләсә кайсы тәртиптә үз фамилияләрен кушып бирә ала һәм ул ике фамилия сызык аша язылып ике сүздән артмаска тиеш, дип тәкъдим ителә. Бу, бигрәк тә никахка кергән хатын-кызда нәсел дәвамы тукталырга мөмкин булганда бик мөһим, дип аңлатыла.

"Гадәти булмаган Авиадиспетчер, Жужа, Ланцелот, Лексус, Салат Латук, Ванзырым, "БОЧ рВФ 260602", Князь, Царь исемнәре билгеле. Күпчелек бала ата-ана фантазиясеннән интегеп, яшьтәшләре көлүеннән үртәлеп яши. Бары 14 яшь тулгач кына исемнәрен башкага алыштыра ала", - дип җиткерә Дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников. Шунлыктан балага нормаль исем кушарга кирәк, дип җиткерә ул.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев