Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасында укучыларның каникулын 16 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Коронавирус пандемиясе вазгыяте сәбәпле, укучыларның каникулын 16 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим ителде.

Шул уңайдан Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова мәгариф министры Серней Кравцовка шундый үтенеч белән чыккан.

«Эпидемиологик вазгыять начарлануны булдырмас һәм белем бирү процессы өзелмәсен өчен укучылар каникулын бер атнага — 2022 елның 16 гыйнварына кадәр озайту мөмкинлеген карауны сорыйм», диелгән документта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, уку планы нормасын үтәү өчен парламентарий Мәгариф министрлыгына укытылмыйча калган дәресләрне киләчәктә компенсацияләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев