Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшкә баруга тотылган юл эш сәгатьләренә кертеләчәк

Болай булгач, йокыңны туйдырып, соңга калудан курыкмаска да була икән! Кеше хокуклары буенча Европа суды уйлап чыгарган әлеге яңалык хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең кесәләрен такырайтыр, мөгаен. Хәзер аларга эшчеләрнең эш графигына үзгәрешләр кертергә, яисә эшкә урынга якын торучыларны алырга туры киләчәк. Мисал өчен, өйдән эшкә бару вакытын эш көне итеп...

Болай булгач, йокыңны туйдырып, соңга калудан курыкмаска да була икән!

Кеше хокуклары буенча Европа суды уйлап чыгарган әлеге яңалык хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең кесәләрен такырайтыр, мөгаен. Хәзер аларга эшчеләрнең эш графигына үзгәрешләр кертергә, яисә эшкә урынга якын торучыларны алырга туры киләчәк. Мисал өчен, өйдән эшкә бару вакытын эш көне итеп даими офислары булмаучылар һәм аннан читкә чыгып эш итүчеләр саный ала. Андыйларга сиделкалар, слесарьлар, сәүдә вәкилләре керә. Мондый үзгәрешләр Испаниядәге куркынычсызлык ситемасы урнаштыручы эре бер фирма рәсми офистан баш тарткач кертелә. Аның эшчеләре бер шәһәрдән икенчесенә йөри-йөри вакытларын юлда уздырырга мәжбүр була.
Бу яңалык Россиягә кагылмый, әлбәттә.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев