Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Галимнәр ач торуның файдасын дәлилләгән

Калифорния университеты галимнәре ач торуның метаболизмны яхшыртуын, организмның картаюга бәйле авырулардан саклавын һәм сәламәтлекне яхшыртуыен ачыклаган. Бу мәсьәләгә кагылышлы тикшеренүчеләр белән мәкалә Cell Reports журналында басылып чыккан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Тәҗрибәләр барышында тәүлек дәвамында бернинди ризык кабул итмәгән тычканнарның мускулларын тикшергәннәр. Ач торучы тычканнар кислородны азрак кулланганын һәм азрак энергия сарыф иткән.

“Ачлык геномны организмны катгый режимга күчерергә һәм  азык кабул итәргә әзерләндерергә сәләтле, бу исә, үз чиратында, яңа ритмик циклларны эшләтеп җибәрергә ярдәм итә. Башка сүзләр белән әйткәндә, ач тору күзәнәкләр реакцияләрен яңадан программалаштырырга мөмкин, нәтиҗәдә, бу сәламәтлеккә файдага бара һәм картаю белән бәйле авыруларның үсешен киметә”, — дип сөйләгән Science Daily порталы медицина мәктәбе профессоры Паоло Сассоне-Корси.

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X