Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гимназия җитәкчесе татар теле хакында: Ике ай бу проблема белән икәүдән-икәү генә

Мәктәпләрнең үзләрен ташландык итеп хис итәсе килми. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 33нче утырышы барышында трибунадан Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназия директоры Ирина Бакова белдерде. Ул бу фикерен республика халыкларының дәүләт һәм туган телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсенә карата әйтте. "Мин директор буларак үземнең һәм башка белем бирү оешмаларындагы коллегаларымның...

Мәктәпләрнең үзләрен ташландык итеп хис итәсе килми. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 33нче утырышы барышында трибунадан Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназия директоры Ирина Бакова белдерде. Ул бу фикерен республика халыкларының дәүләт һәм туган телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсенә карата әйтте.

"Мин директор буларак үземнең һәм башка белем бирү оешмаларындагы коллегаларымның борчылуын белдерәм. Ике ай без бу проблема белән икәүдән-икәү генә кала киләбез. Күп еллар дәвамында белем бирү оешмаларында булдырылган хезмәтне атна эчендә үзгәртү өчен нинди җитди дәлил бар?" - дип мөрәҗәгать итте җыелган халыкка И.Бакова.

Аның сүзләренә караганда, атна дәвамында ата-аналар җыелышы үткәрелгән, укыту планы үзгәртелгән. "Хәзер аны 7 ноябрьдән гамәлгә кертергә тиешбез", - дип билгеләп үтте гимназия директоры.

Ул шулай ук кыска вакыт аралыгында хәл итәрлек башка проблема туды, дип ассызыклады. "Көзге каникул чорында, ягъни бер атна дәвамында, без тулысынча белем бирү программасын, рус һәм татар теле мөгаллимнәренең эш программаларын, йөкләнешне үзгәртергә тиеш. Әгәр мәктәптә ике-өч кенә педагог булса, җаен табарга булыр иде. Әмма зур мәктәпләрдә алар 15-20ләп. Хәзер аңлашылмый торган хәл урнашты: әгәр татар теле укытучылары кыскартылса яки йөкләмәләре кимесә, бу сорау ничек финансланачак?" - дип билгеләп үтте И.Бакова.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/26/151099/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев