Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлгенә Дибаева шигырьләре белән танышыгыз

Лениногорскида яшәүче яшь һәм талантлы шагыйрә Гөлгенә Дибаева шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Мәхәббәттә сүзләр юк

Мәхәббәттә сүзләр юк ул, 
Бары тик хисләр генә!
Чынлап яраткан кешенең 
Сөюе күзләрендә!

Мәхәббәттә сүзләр юк шул,
Бар микән аңлашулар?
Үзәкләрне өзә торган
Булса да аңлашулар?

Мәхәббәттә сүзләр юк шул,
Бары тик көйләр генә!
Яратмаган кеше бары
Буш сүзләр сөйләр генә!

Мәхәббәттә сүзләр юк ул
Бары тик хисләр генә.
Яратудан йөрәгемдә
Калдырган эзләр генә.

Мәхәббәттә сүзләр юк шул,
Бары тик хисләр генә.
Чынлап яраткан кешенең
Сөюе күзләрендә.

Тырма
Тагын бастым шул “тырмага”, 
Бу юлы күрә торып.
Ярасының сызлавына
Түзмәсне белә торып.

Күзләремнән утлар чыкты,
Юк шул түзәр чарасы.
Маңгаема бәрелсә дә –
Йөрәгемдә ярасы.


Гөлгенә Дибаева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев