Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәерле иртә, лениногорскилылар! Яңа атнага Йолдызнамә

26 июнь - 2 июль КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы киеренке булыр. Йолдызлар карарлар кабул иткәндә эчке сиземләүгә таянырга киңәш итә. Белем арттыру, танып-белү даирәсен киңәйтү өчен яхшы вакыт. Кыен хәлдә калсагыз, дусларыгыздан ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Әти-әниегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз, үпкәләтә күрмәгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада курыкмыйча мөһим мәсьәләләр чишү...

26 июнь - 2 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы киеренке булыр. Йолдызлар карарлар кабул иткәндә эчке сиземләүгә таянырга киңәш итә. Белем арттыру, танып-белү даирәсен киңәйтү өчен яхшы вакыт. Кыен хәлдә калсагыз, дусларыгыздан ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Әти-әниегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз, үпкәләтә күрмәгез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада курыкмыйча мөһим мәсьәләләр чишү белә шөгыльләнә аласыз. Бу һөнәри өлкәгә дә, шәхси тормышка да кагыла. Матди проблемалар артта калыр төсле. Иҗади эш белән шөгыльләнүчеләрне, командировкаларга баручыларны уңыш көтә. Яңа танышулар өчен яхшы вакыт түгел.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, сездә бу атнада актив эшчәнлек алып бару теләге зур булыр. Һөнәри өлкәдә инициатива күрсәтергә курыкмагыз, уңышка ирешерсез. Җитәкчегез дә моны уңай бәяләр. Сезнең тормышта дусларыгыз роле артыр. Интуициягезгә таянып, күңелсез вакыйгалардан котыла алырсыз. Чыгымнар көтелә.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, тирә-ягыгызга карап, чит күзләр игътибарын җәлеп итмичә, эш йөртегез. Киләчәк планнарыгыз белән уртаклашмагыз, шул вакытта сезгә беркем дә комачау итә алмас. Сезне күптән борчучы сорауларга җавап ала алырсыз. Ирегегезне чикләрләр кебек тоелыр. Әмма борчылырга урын юк, бар да җайланыр.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның атнасы уңышлы булыр. Оештыру сәләтегез карьера баскычы буйлап күтәрелергә ярдәм итәр. Финанс мәсьәләләрендә һәм көнкүреш техникасы белән эш иткәндә сак булуыгыз сорала. Яңа һөнәр үзләштерү өчен яхшы вакыт. Ай ахырында массакүләм чараларда катнашырга туры килер, мөгаен.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада курыкмыйча зур масштаблы эшлекле чаралар планлаштыра аласыз. Һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтә алсагыз, һичшиксез, уңышка ирешерсез. Шәхси эшләрдә дә киртәләр булмас төсле. Бурычка акча бирмәгез, үзегез дә алмагыз. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр киеренке булыр, дип кисәтә йолдызлар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә гел хәрәкәттә булырга туры килер. Һөнәри хезмәтегез белән ялыктыргыч эшләр белән шөгыльләнергә туры килер. Шуңа да атна ахырында бик нык арыганыгызны сизәрсез. Ялыгызны саф һавада уздырырга тырышыгыз, гаиләгез сезнең игътибарга мохтаҗ. Спорт белән шөгыльләнүчеләр уңышка ирешер.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга йолдызлар эш белән ялны чиратлаштырырга киңәш итә. Әмма көнне бушка уздырырга ярамый. Җитәкчегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Кагыйдә һәм законнар бозмаска тырышыгыз. Бу аеруча автомобильчеләргә кагыла. Дәвалау һәм профилактика чаралары уздыру өчен яхшы вакыт.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларны атнасы вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итеп үтәчәк. Эштәге киеренкелек шәхси тормышыгызда да тискәре чагылыш табар. Шуңа да җәйге ялга чыгу җаен карагыз. Буш вакытыгызны гаиләгез белән уздырыгыз, алар сезнең игътибарга мохтаҗ. Романтик очрашулар, мәхәббәт маҗаралары өчен яхшы вакыт.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бу атнада бик күп актив булырга һәм җиң сызганып эшләргә киңәш ителә. Уйламыйча ясаган адымыгыз белән тормышыгызны астын-өскә китерергә мөмкин, сак булыгыз. Азартлы уеннардан читтә торыгыз, бурычка бату куркынычы бар. Тормыш-көнкүрешне тәртипкә китерү өчен уңайлы вакыт.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларны вакыйгаларга бай һәм кызыклы атна көтә. Отпусклар вакыты булгач һөнәри өлкәдә башкалар өчен дә эшләргә туры килер мөгаен. Шәхси өлкәдә бар да яхшы булачак, йолдызлар гашыйкларга романтик очрашулар, кичке аш вәгъдә итә. Күңелле сюпризлар да булыр кебек. Туганнарыгызга игътибарлы булыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга яңа эш башламаска, башлаганын тәмамларга киңәш ителә. Эчке көчегез көндәлек мәшәкатьләрне башкарырга гына җитәчәк. Ялгышлыклар җибәрсәгез үзегезне гаепләмәгез. Көнкүреш һәм финанс мәсьәләләре хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Сәламәтлегегезне саклагыз.

Магнитлы көннәр: 29 июнь, 22.00-24.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев