Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов: «Уйлабрак кыланырга иде, хәзрәт!»

Үткән якшәмбедә Казанның Иске татар бистәсендә "Иске Шәһәр" префектурасы "Болгар" радиосы белән берлектә Хәйрия ярминкәсеүткәрде. Теләчедәге авыру балалар йортына ярдәм йөзеннән оештырылган иде ул ярминкә. Оештыру - югары дәрәҗәдә, бар нәрсә дә уйланылган, кеше дә шактый җыелган иде. Безнең халык артистлар чыгышын ярата, концерт программасы да искиткеч итеп корылган иде,...

Үткән якшәмбедә Казанның Иске татар бистәсендә "Иске Шәһәр" префектурасы "Болгар" радиосы белән берлектә Хәйрия ярминкәсеүткәрде.

Теләчедәге авыру балалар йортына ярдәм йөзеннән оештырылган иде ул ярминкә. Оештыру - югары дәрәҗәдә, бар нәрсә дә уйланылган, кеше дә шактый җыелган иде. Безнең халык артистлар чыгышын ярата, концерт программасы да искиткеч итеп корылган иде, шуңа әлеге чара бик күңелле үтте. Көндезге уникедә башланган программа кичке җидегә кадәр дәвам итте, татар милли сувенирлары, китаплары, дисклары сатучылар бик канәгать калды, халык та күңел ачты, һәр килгән кеше ятим балаларга кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

"Болгар" радиосы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Хәйруллина, Илфар Кәримов халык белән аралашып эшләделәр. Балаларга ярдәм йөзеннән бушлай чыгыш ясарга килгән артистларга да бик зур рәхмәт, күбесе ул көнгә булган эшләрен ташлап, изге эштә катнашыйк дип чын күңелдән килгән иде.

Бар да яхшы үтте...Тик менә... Инде чара азагына якынлашканда, соңгы номер вакытында, сәхнәдә "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясаганда сәхнә янына кайдандыр бер сакаллы бәндә килеп чыгып акыра-бакыра башлады. Фәлән-төгән, имеш, янәшәдә генә мәчет, җырларга ярамый монда. Башта халык дәшмәде. Аннан олы яшьтәге апалар, абыйлар берәм-берәм килеп әлеге дин әһелен (әгәр дә чынлап та әһел булса инде) оялта башлады. "Казан егетләре" сәхнәдән: "Бер Ходаема мең рәхмәт..." дип җырлыйлар - аста теге адәм боларга ямьсез итеп акыра... Әллә ничегрәк килеп чыкты. Алып баручы Рөстәм Гайзуллин: "Хәзрәт, сез хаклы түгел", - дигән иде, әлеге бәндә тагын да ныграк котыра башлады. Халык ризасызлык белдерә башлады, дин кешесе әлеге изге чараны махсус боза диеште, янына килеп сүз катучыларга сакаллы кеше төкрекләрен чәчә-чәчә җикеренде...

Нишлисең, бүген бездә дә Мөхәммәт пәйгамбәрдән изгерәк булырга тырышучылар күп. Булсыннар - бу аларның үз эше.Тик менә ятим балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган чын татарча бәйрәмне бозарга аларның да хакы юк минемчә. Мондый гамәлләре белән алар диннең авторитетын гына төшерәләр. Моны бәйрәм азагагында җыелып, сөйләшеп торган бер төркем олыларның сүзләренә дә таянып әйтәм. "Туйдырдылар инде дин дигән булып, дөрес түгел диннәре белән", - диде бер абзый. "Тыныч кына яшәүурынына котыралар һаман", - дип, апалар аның сүзен куәтләде.
Әлеге бәндә кем булгандыр - анысын белмим, тик бер дә матур булмады. Уйлабрак кыланырга иде, хәзрәт. Хәзрәт булсагыз инде, әлбәттә. Гап-гади провокатор гына булмасагыз...


Илфак Шиһапов

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев