Заман сулышы

Илгә Җиңү килгән көн

28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Шулай ук бу көнне республиканың күренекле 62 кешесе күрсәткән хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен Президент кулыннан алды. Татарстанда исән булган...

28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Шулай ук бу көнне республиканың күренекле 62 кешесе күрсәткән хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен Президент кулыннан алды.
Татарстанда исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтәләр, безнең арада булмаганнарны хәтерлиләр.Республика халкы фронтта гына түгел, тылда да эшләп, Җиңүгә зур өлеш кертте. Татарстанның 186 кешесе - Советлар Союзы Герое. Якташларыбызны авыр елларда фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар берләштерде.
Юлтимер авылында яшәүче сугыш ветераны Мирза бабай Мифтахов - ата- бабасыннан калган нигез җылысын саклаучы. Монда туган, шунда үскән, яу кырларыннан исән-имин әйләнеп кайтып, оя корган, хәзерге көндә авылның ихтирамлы кешесе.
Туксаннан узган Мирза бабай мич башында җылыга гына төренеп утыра торганнардан түгел, ул авылның иман йортын яшәтүче, ягъни мәчеттә имам-хатиб вазифасын башкара. Заманында Юлтимер өч мәчетле булган. Тик дингә тискәре караш вакытында, кайсы клуб бинасына әйләнә, кайсысының манарасы кисеп төшерелә. 1995 елда авылда яңа мәчет ачылып, азан тавышы ишетелә башлаган икән, монда Мирза бабайның өлеше бик зур. Ул бу хакта мактанып сөйләп тормады, бары: "Мәчетебез матур, җылы. Аллага шөкер, халык та ярдәм итеп тора. Җомга намазына да ярыйсы җыелалар. Атнага ике тапкыр мәчеттән килеп, укытулар алып баралар. Дин бетмәсен, яшьләр күбрәк тартылсын иде. Менә бит әле урыныма калдырырга кеше юк. Алмаш булса, бу яшемдә йөрмәс идем", ди. Мирза бабай имамлыкка Казанда мәдрәсәдә укып кайткан.
Теманың дәвамы "Заман сулышы" газетының 8 май, №33 2015 ел саныннан укый аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: