Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илгәрәй белән Венер Сәлимов бергә концерт куя

Эстраданың ике популяр җырчысы Илгәрәй һәм Венер Сәлимов бергә концерт куя башлаган. Егетләр "Ике җырчы бер сәхнәдә" исемле яңа программаны октябрь аенда тәкъдим итә башлый. Казан тамашачысы исә аны язга гына күрә алачак. - Венер бергә эшләргә тәкъдим итте, мин ризалаштым. Икебез дә гади булгач, бергә эшләү кыен түгел. Гадәттә,...

Эстраданың ике популяр җырчысы Илгәрәй һәм Венер Сәлимов бергә концерт куя башлаган. Егетләр "Ике җырчы бер сәхнәдә" исемле яңа программаны октябрь аенда тәкъдим итә башлый. Казан тамашачысы исә аны язга гына күрә алачак.
- Венер бергә эшләргә тәкъдим итте, мин ризалаштым. Икебез дә гади булгач, бергә эшләү кыен түгел. Гадәттә, ике артистка бер сәхнәдә эшләве авыр, шуңа күрә мин ул якны да ныклап уйладым. Ләкин Венер - җайлы кеше, аның белән эшләве кыен түгел. Әлбәттә, ошамаган әйберне бер-беребездән яшереп тормыйбыз, уртага салып сөйләшәбез, - диде Илгәрәй.
- Тиздән "Рәвешләр" төркеме белән Башкортстанга гастрольләргә чыгып китәбез. Аннан кайткач, Илгәрәй белән концертлар куя башлыйбыз. Илгәрәй белән без күптәннән таныш, элек тә аралаша идек. Хәзер менә бергә эшлибез, Аллага шөкер. Иҗатым гөрли, яңа җырлар яздырам, аның өстенә мәҗлесләр алып барам, - дип сөйләде Венер Сәлимов. Быел җырчы ял итергә беркая да бармаган, "ял итәрлек армадым әле" диде шаян телле Венер.
Билгеле булганча, Венер әле өйләнмәгән, тиң ярын очратмаган. "Интернетка белдерү биргән идем, шалтыратучы юк әле", - дип шаяртты ул. Илгәрәй исә тормыш иптәше белән 4 яшьлек Адилә һәм 6 айлык Камилә исемле ике кыз үстерә. Аның киңкырлы талант иясе икәнен беләбез: "Мәйдан" каналында да эшли, мәҗлесләр дә алып бара. Ул гына да түгел, җырчы яңа проект өстендә эшләвен белдерде. Тик әлегә бу хакта сөйләргә теләмәде. "Анда 5-6 артист катнашыр дип көтелә", - дип кенә әйтте Илгәрәй Intertat.ru хәбәрчесенә.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илгэрэй венер салимов