Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова снегоходка күчкән

Кышкы каникуллар озын ял көннәре һәм күңелле ял итү ысуллары белән истәлекле. Инстаграм челтәрендәге диварлар чаңгы, тимераяк тау шуу күренешләре белән чуарланган. Гастроль концертларыннан бушаган артистларыбыз да ялларын күңелле уздыра.

Мәсәлән җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа транспорт төрен үзләштерегә булган. Ул Болгар радиосы алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән снегоходта җилдерә. Ничек кенә җилдерә! «Киттек әле без Айгөл Хәйруллина белән... Иреннәремне җилфердәтеп, керфекләремне коеп кайтам...», – дип шаяра Илсөя Инстаграм челтәренә урнаштырган видео астында.

Снегоходта әйләнеп кайткач, кышкы табигатькә хозурланып, җыр көйли-көйли фотога да төшкәргә дә онытмаган кызлар.

Ә сез кышкы ялларыгызны шулай ук күңелле үткәрәсезме?

Автор: А.Габдуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев