Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер турында язалар: Төрле хәлләр булды

Иске Шөгер авылында язгы чәчү тәмам булгач, колхозчыларга өч көн ял бирәләр иде. Авыл яшьләре тальян моңы астында һәр йортка кереп сөлге җыялар.

Кемнең мөмкинлеге бар, Сабан туенда чыгыш ясаучыларга бүләк бирә. Бәйрәм көнне алып баручы халыкка кемнең чыгыш ясыйсы килә, рәхим итегез, дип мөрәҗәгать итә. Мин дә алты яшьлек энемне яздырдым. “Абыемның шигырьләре үсми бит ул бакчада, ул аларны үзе яза, сатып алмый акчага. Түбәтәйне кияләр, Сабан туена киләләр, менә нинди матур икән, татар малае, диләр. Түбәтәемне киям, Сабан туена киләм, кычкырып шигырь сөйләгәч, кул чапканнарын көтәм”, - дип сөйләп китте ул. 
Сабан туенда иң оста йөгерүчеләрне дә билгели иделәр. Аларның башларында юк, өсләренә дә бик юка киенгәннәр.  Иң беренче килгән абыйга стена сәгате бүләк иттеләр. Ул аны ике кулы белән тотып өскә күтәрде. Билдән өскә бернәрсә кимәгән, аска да җиңелчә ыштан гына кигән. Ике кулын күтәргәч, ыштаны төшеп китмәсенме моның!  Үзе моны аяк астындагы чүпрәккә баскач кына сизә. Шуннан соң сәгатен култык астына кыстырды, икенче кулына ыштанын тотып урманга кереп югалды.Сабан туенда менә шундый хәлләр дә булгалый иде. 


Рафик Шәяхмәтов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев