Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар

Казанда исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Әлеге хәл Казанда Совет районының Комаров урамындагы йортта килеп чыккан. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич сәгать уннар тирәсендә алынган.

Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар. Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/08/178410/

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев