Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кальяннарга көн бетә

Россия Дәүләт Думасына кальян, электрон сигаретларны сату, куллануны чикләү турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы исә бу законны тулысынча хуплаган, дип хәбәр итә "Российская газета". Министрлыкның җәмгыять сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай әйтүенчә, кальянны, электрон сигертларны тәмәке белән бер дәрәҗәдә куеп, аларга карата чикләүләр...

Россия Дәүләт Думасына кальян, электрон сигаретларны сату, куллануны чикләү турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы исә бу законны тулысынча хуплаган, дип хәбәр итә "Российская газета".

Министрлыкның җәмгыять сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай әйтүенчә, кальянны, электрон сигертларны тәмәке белән бер дәрәҗәдә куеп, аларга карата чикләүләр кертү министрлыкның сәясәтенә туры килә. Әлеге закон проекты нигезендә кальяннарны, электрон тәмәкеләрне эштә, бина эчендә, җәмәгать урыннарында тарту тыелачак. Шулай ук кино, спектакльләрдә дә бу күренешне күрсәтергә ярамаячак.
Табиблар әйтүенчә, кальянда, гадәти тәмәкедәге кебек никотин бар. Шуңа да кеше аңа ияләшә. Шулай ук кальян тарту йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, инфаркт китереп чыгарырга мөмкин. Татарстанның баш пульмонологы Александр Визель әйтүенчә, электрон сигарет тарту кеше организмына зыянлы җитештерү тармагында эшләгәндәге кебек үк тискәре йогынты ясый дип саный.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев