Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"КАМАЗ-Мастер" экипажы Перуда "Дакар"ның икенче этабында отты

Икенче этап маршруты Пискидан Сан-Хуан-де-Марконага кадәр иде.

Эдуард Николаев экипажы 7 гыйнварда Перу башкаласында старт алган "Дакар-2019" ралли-рейдының икенче этабында отты, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.

Татарстан спортчылары дистанцияне беренче булып узды (3 сәгать һәм 47 минут). "КАМАЗ"ның төп көндәшләренең берсе — Голландияле Жерар Де Рой экипажы. Ул 2 минут һәм 39 секундка артта калды.

Йөк зачеты лидерлары, 342 километрлы махсус аралыкның мәгълүмати моментларга бай булуына карамастан, бөтен маршрутны тотрыклы узды.  "КАМАЗ-мастер" экипажларына ике тапкыр коткаручылар сыйфатында чыгыш ясарга туры килгән.

Икенче этап финишына Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" экипажы өченче булып килде. Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргинов экипажлары зачет таблицасында 5нче һәм 7нче урыннарны алдылар. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178450/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев