Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда футбол мундиале хөрмәтенә авырлыгы 1 тоннадан артык чәкчәк әзерләнә

“Ул Россиянең рекордлар китабына керер, дип өметләнәм”, - диде Дарья Санникова.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын авырлыгы 1300 кг булган чәкчәк белән шаккаттырмакчы булалар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында туризм проектларына багышланган брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

“Бик зур чәкчәк әзерләнә. Ул Россиянең Гиннес рекордлар китабына керер, дип өметләнәм. Аның авырлыгы 1300 кг тирәсе булыр, дип көтелә. Казанга Россия рекордлары китабы эксперты килеп, бу чәкчәкне мактаулы китапка кертер, дип көтәбез”, - диде Дарья Санникова. Чәкчәк футбол тубы рәвешендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев