Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда газ белән биш кеше агуланган

Ир-атка 32 яшь, аның хатынына - 31, ә балаларының берсенә - 6, икенчесенә - 2, ә өченчесенә берничә ай гына дип хәбәр ителә. Казанның Константиновка бистәсендәге шәхси йортта 3 балалы гаиләнең ис газы белән агуланган. Советская урамындагы йортларның берсенә ашыгыч ярдәм машинасын кичә 19.50 сәгатьтә чакырталар. Йортта бу вакытта ир-ат...

Ир-атка 32 яшь, аның хатынына - 31, ә балаларының берсенә - 6, икенчесенә - 2, ә өченчесенә берничә ай гына дип хәбәр ителә.


Казанның Константиновка бистәсендәге шәхси йортта 3 балалы гаиләнең ис газы белән агуланган. Советская урамындагы йортларның берсенә ашыгыч ярдәм машинасын кичә 19.50 сәгатьтә чакырталар.

Йортта бу вакытта ир-ат белән хатын-кыз һәм аларның өч баласы булган.

Чыганак хәбәр итүенчә, зыян күргән ир-атка 32, аның хатынына - 31, балаларның берсенә - 6, икенчесенә - 2, ә иң кечкенәсенә (ул 2016 елда туган) берничә ай гына. Балаларның барысы да авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә салынган. Өлкәннәр исә 7 нче шәһәр клиник хастанәсенә озатылган.

Якынча фаразлар буенча, йортта газ котелының төтен чыгу юлы бозланган һәм газ өй эченә таралып, кешеләрне агулаган дип исәпләнә. Урында газ хезмәте эшчеләре тикшерүен дәвам итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев