Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенә Тимур дәваланырга Германиягә китте

Кеше кайгысына битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле сумма җыелды, бүген Динекаевлар Германия клиникасына китте. Исегезгә төшерәбез: Лениногорскида яшәүче, әле ике яше дә тулмаган кечкенә Тимурның башында табиблар яман шеш таба. Бары тик Германиянең бер клиникасы гына аны дәваларга алынуын, моның өчен биш миллион сумнан артык акча кирәк булуын...

Кеше кайгысына битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле сумма җыелды, бүген Динекаевлар Германия клиникасына китте.
Исегезгә төшерәбез: Лениногорскида яшәүче, әле ике яше дә тулмаган кечкенә Тимурның башында табиблар яман шеш таба. Бары тик Германиянең бер клиникасы гына аны дәваларга алынуын, моның өчен биш миллион сумнан артык акча кирәк булуын язган идек http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/8936-leninogorskida-yash%D3%99%D2%AFche-kechken%D3%99-timurga-ashyigyich-yard%D3%99m-kir%D3%99k.html
Ил төкерсә - күл була, дигәннәр бит борынгылар. Актив дуслары, туганнары, игелекле кешеләр ярдәме белән тикшеренү өчен кирәкле сумма тиз арада җыелган. Терелеп, шатланып кайтырга насыйп булсын аларга.
Ярдәм йөзеннән акча җыю дәвам итә, чөнки әле аларга Германиядә яшәү, дәвалау, реабилитация өчен бик күп кирәк булачак.
Счетлар:
Сберкарта на Динекаева Ильшата Ильдусовича
№4817 7600 1584 4057 Сбербанк
Сберкарта мамы Динары (Фарида Зуфаровна): номер телефона, который привязан к карте Сбербанка
8 917 869 67 95
Бүген кич белән сәгать 18.00дә Мәдәният сараенда хәйрия концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев