Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемероводагы фаҗигада билгесез югалганнар исемлегендә Казан кызы да бар: ул социаль челтәрдә соңгы сүзен язып калдырган

Кемероводагы янгын чыккан «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Казан кызы 11 яшьлек Майя Ерохина да булган. Ул - билгесез югалганнар исемлегендә. Аның ВКонтактедагы битеннән Казанның 71нче гимназиядә укуын белеп була.Тик Казанда 71нче мәктәп кенә бар. Кызның Казанда яшәп, анда каникулларны уздырырга барганмы, әллә Казанда туып, анда күченгәнме икәнлеге әлегә билгесез....

Кемероводагы янгын чыккан «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Казан кызы 11 яшьлек Майя Ерохина да булган.

Ул - билгесез югалганнар исемлегендә. Аның ВКонтактедагы битеннән Казанның 71нче гимназиядә укуын белеп була.Тик Казанда 71нче мәктәп кенә бар. Кызның Казанда яшәп, анда каникулларны уздырырга барганмы, әллә Казанда туып, анда күченгәнме икәнлеге әлегә билгесез. Майя ВКонтактеда соңгы сүзен статус итеп язып калдырган. Анда: "Это конец", - диелгән.

Кемероводагы янгында 48 кешенең гомере өзелгән. 69 кеше билгесез югалган дип исәпләнә, аларның 40ы - балалар.

Янгын сәбәбенә килгәндә, батут бүлмәсенә бер бала зажигалка алып кереп ут төрткән дип фаразлана. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев