Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керчьтагы фаҗигадән соң Татарстан уку йортлары куркынычсызлыгын өстәмә тикшерәчәкләр

Республика мәгариф оешмаларына видеокүзәтү камерасын һәм куркыныч туганда чакыру төймәләрен системалы төстә урнаштырып торалар.

Татарстан уку йортларын куркынычсызлык буенча тәэмин итүдә күп еллар дәвамында системалы эш бара. Әмма Керчьта булган фаҗигадән соң тикшерүләр көчәячәгендә шик юк. Бу хакта журналистларга Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
“Кичә булган фаҗига зуррак тикшерүләрне таләп итә. Куркынычсызлык буенча тәэмин итүгә килгәндә, бүгенге көдә Татарстанда 3,4 мең тирәсе укыту форматындагы мәгариф оешмасы бар. Аларда террорирзмга каршы чаралар кысаларында видеокамералар урнаштыру бара”, - диде Галимова Татарстан хөкүмәтендә узган брифинг барышында. Ул Татарстан Министрлар Кабинетының быел 13 сентябрьдәге карары нигезендә тревога сигнализациясе кнопкалары сатып алу һәм урнаштыру өчен 34,7 млн акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Алар 262 мәгариф оешмасына куелачак.
“Куркынычсызлык буенча эш системалы төстә бара. Моннан тыш, республикада җәмәгать тәртибен саклау программасы гамәлдә. Аның кысаларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына һәр елны видеокүзәтү камералары урнаштыру өчен акча бүленә. 2018 елны карасак, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Чирмешән районнарында һәм Бөгелмә шәһәрендә җиде мәгариф оешмасына өстәмә видеокамералар куелачак”, - дип аңлатты Казан Кремле рәсми вәкиле.
 
Алдан “Татар-информ” чәршәмбе көнне Керчь политехника көллиятендә көн уртасында шартлау булганлыгын хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, җайланма ашханәдә шартлаган. Россия Тишерү комитеты шартлау һәм атыш оештырган егетнең кем икәнлеген ачыклаган.
Фото: архив
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев