Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Люция Закирова: КЕШЕЛӘР ДӘ АГАЧ КЕБЕК

Агачларның катысы, йомшагы булган кебек, мин кешеләрне агачларга ошата башладым. Алар арасында да усагы, каены, чаганы, юкәсе, нараты, имәне бар. Рәхмәт сезгә минем юлымда очраган кеше-агачлар.

Имән кебек көчле рухлылар мине авыр вакытта чыдам, көчле булырга, салкын җилгә бирешмәскә, төрле мәкер-зәхмәткә каршы торырга өйрәттеләр, рухымны ныгыттылар, каен агачы кебек хискә бирелүче кешеләр күңелемне йомшарттылар, табигатьтәге гүзәллекне күрергә, аның белән хозурланырга өйрәттеләр. Ә эшчән усак агачыннан хезмәт сөю, олы тырышлык күчте сыман. Бакчамда үскән алмагач сабырлыкка өйрәтә сыман. Чөнки инде утыртканыма 3-4 ел булсада алмасын бирми, сабыр булып көт, сыйлыйсым алда әле,- ди бугай.Чаганның алтын - сары яфраклары алтынлата сыман акылны.

Ә юкә агачыннан юмартлыкка өйрәндем. Чөнки ул бик юмарт, байлыгы белән бүлешергә ярата. Юкка гына әйтмиләр бит, бер төп юкә агачының чәчәге бер гектар карабодай чәчүлеге биргән кадәр бал бирә, чәчәгеннән дарулар ясыйлар. Юкә агачыннан класс такталары, уенчыклар, умарталар, кашыклар, савыт-саба, сандыклар, орчыклар ясыйлар, хэтта кайрысыннан да мунчала ясыйлар. Менә нинди юмарт бит ул.
Андый юмарт кешеләр дә бар. Алар мохтаҗларга садака бирәләр, ачларны ашаталар, сусаганнарга су бирәләр, авырлыкта калганнарга ярдәм итәләр, адашканнарга юл күрсәтәләр, кайгы килгәннәрне юаталар. Ә Аллаһы Тәгалә юмарт булганнарга үзе дә юмарт.

Кыскартылып бирелде, тулы варианты "Заман сулышы"ның 17нче август санында.
Люция Закирова, Керкәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев