Заман сулышы

Бүген районыбыз авылларында халык җыеннары башлана

Елдагыча яңа елга аяк баскач, районда, авылларда халык белән очрашу - җыеннар башлана. Быел беренче җыен 14 гыйнвардан башланачак.


 Аның беренчесе Глазово авыл җирлегендә 10.00 сәгатьтә узачак. Аннан Сугышлыда (11.00 сәгатьтә), Керкәледә (13.00 сәгатьтә), Тимәш (16.00 сәгатьтә) авыл җирлегендә үтәчәк.

15 гыйнвар көнне Түбән Чыршылы (13.00), Федотовка (13.00), Куакбаш (17.00), Иске Куакта (17.00) була. Очрашулар 22 гыйнварда төгәлләнә.

Җыеннарда авыл башлыклары узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, шәһәрдән килгән хезмәт вәкилләренә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.

Килегез, катнашыгыз.

Фото редакция архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: