Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Киреч политехник көллиятендә укучыларның гомерләрен алып киткән үтерешнең мотивлары нинди?

17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына мас­ка кигән кораллы кешеләр көл­лият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.

Уку йортына таба гаскәри көчләр тартылуы турында яңалык­лар да күренә башлагач, хәлнең җитди икәне аңлашыла иде инде. Бина бөтенләй газлаштырылмаган булган, анысын да сәгате-минуты бе­лән белдек. Әле рәсми хәбәрләр кү­ренгәнче үк, Россиягә бик үк дус булмаган ресурсларда инде канлы туйның төп хәрәкәт итүче көче Владислав исемле 18 яшьлек студент икәне турында хәбәр иттеләр. “ВКонтакте“ челтәрендәге Владислав Рейх псевдонимлы бер егетне эз­ләп табып, аның нацист карашлы рус патриоты, Новороссия тарафдары булуын бәян итеп өлгерделәр. Җинаятьне эшләгән Владислав Рос­ляковның чын аккаунты дип уйланган бит тә табылды, тик ул анда 2014 елдан бирле кермәгән икән инде. Имеш-мимешләр берсе өсте­нә берсе өстәлеп куерган сәгать­ләрдә, кичкә таба рәсми хәбәрләр ише­телә башлады. Россия лидеры балалары һәлак булган гаиләләр­нең кайгысын уртаклашты, террор акты дип ачылган җинаять эшенең атамасы тиз арада “икедән артык кеше үтерү“ дигән исемгә алыштырылды. Җинаятьнең картинасын аның ша­һитлары авызыннан сөй­ләт­теләр.

18 яшьлек Владислав Росляков дигән егет күптән түгел генә “Бекас“ маркалы ау мылтыгы сатып алган, шартлаткычлар ясау белән мавыгуы турында да сабакташларына сөйләгән булган икән. Иптәшләре аның мактануларына әллә ни игътибар итмәгән. Имештер, Владның укытучыларына үче дә булган. Менә шул егет төшке сәгатьләрдә җил­кәсенә ике рюкзак һәм карабин асып, көллияткә килгән, металлэз­лә­геч аша үтеп, икенче катка кү­тәрелгән һәм үзенең кара эшен башлаган. Җинаять алдыннан гына 150 патрон да сатып алган егет үзен оста үтерүче кебек тоткан: кабинетларга кергәнче, үзе ясаган гранаталарны ыргыткан, аннан соң мылтыктан вәхшиләрчә ут ачкан. Бу юллар язылганда, корбаннар саны 21гә җитте дигән хәбәрләр бар, яраланучылар саны 50гә якын. Үзенең масштабы белән Американың Колумбус шәһәрендәге мәгълүм фа­җи­гане узып киткән җинаять турында кыскача мәгълүматлар шундый.

Җинаятьченең үзенә инде сүз биреп булмый, чөнки ул соңгы патронын үзенә дип саклаган. Аның мәете икенче каттагы китапханәдән табылган. Шуңа күрә үтерешнең мотивлары әлегә тулысынча диярлек сер булып кала бирә. ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов егетне психопат дип атый, үзеннән алда булган массакүләм үтереш очраклары белән рухланып, шундый җинаятькә таба атлаган дип бәя бирә. Социаль челтәр­ләрдә һәм үтереш турындагы хә­бәрләргә язылган кайтавазларда Керчь иттурагычын теракт дип бәяләүче, дөреслекне бездән яше­рәләр дип санаучы россиялеләр саны бик күп. Аңлашыла инде: рус патриотлары һөҗүмне Украина ягы оештырды дип кызалар. Пропаганда шаукымы белән агуланган гади обыватель­ләрнең шундый нәтиҗә­гә килүләре гаҗәп түгел түгелен, әмма 2014-2016 елларда Кырымда прокурор булып торган, хәзер Дәүләт Думасы депутаты кәнәфиен­дә утыручы мәшһүр Наталья Поклонская үзе­нең “ВКонтакте“дагы би­­­тендә, ярсып, террор һөҗүме оештырылды, адәм актыклары безнең үзебездән үч ала алмагач, балаларыбызны үтер­деләр дип раслый. Россия җәм­гыятендә Ук­раи­нага карата оештырылган нәф­рәт һәм үч хисләреннән әнә шулай итеп пар чыга.

Беренче игълан ителгән рәсми нәтиҗәләр дә бик күп сораулар уята, билгеле. Егет, ФСБ генералы әйткәнчә, психопат икән, ничек җайлы гына мылтык сатып алган? Сүз бит пневматик корал турында түгел, чып-чын кургаш патроннар белән ата торган 12 мм калибрлы мылтык турында бара. Корал алу өчен, психиатр белешмәсен җайлы гына итеп аңа кем биргән? Ярый, хуш, кирәкле белешмәләрне туп­лап, мылтыкка рөхсәт алды да ди. Әнисе хастаханәдә җыештыручы булып 9 меңлек хезмәт хакына эшләгән, гарип әтисе алардан аерым яшәгән үсмер утлы коралга акчаны каян тапкан? “Бекас“ мылты­гының иң түбән бәясе 20 мең сумнан өстәрәк. 150 патрон да җирдә аунап ятмый. Аларның дә бәһасе бар дип белик. Шартлаткыч ясарга җиңел генә интернеттан өйрәнеп була дип аклана белгечләр. Тик шартлаткыч матдәләр шулай ук Кырым чүплегенә ташланмаган дип уйлыйм мин үзем. Аннан соң бер зыяны булмаган сайтларны тыеп-бикләп бетерделәр, ник шартлаткыч ясарга өйрәтү технологияләре ачык кала? Шундый сорау белән газета хәбәрчесе бераз интернетны актарып карады, әмма Керчь үте­рүчесе кулланган куәттәге шарт­латкыч ясарга булышырдай бер рәтле киңәш тә тапмады. Аптекадан нитроглицерин сатып алып кына кеше үтерердәй куәтлектәге гранаталар ясап булмый торгандыр инде ул. Шуңа күрә Росляков артында беркем дә тормаган, ул ялгыз хәрәкәт иткән дигән раслаулар ышандырып ук бетерми.

Боларыннан да мөһимрәк сораулар җавапсыз кала һәм аларга җавап эзләп мәшәкатьләнүчеләр дә күренми. Мәктәп яшеннән дә чыгып җитмәгән балаларда үтерүгә шундый максатчан омтылыш каян барлыкка килә? Россия мәктәплә­рендә бу беренче очрак кына түгел бит инде. Бу юлы масштаб кына чамасыз зур булып чыкты. Бәлки, бу – безнең җәмгыятьнең кеше гомерен чүп бәясенә дә санамавы нәти­җәседер? Тәүбә итеп дәүләт күлә­мендәге үтерешләрне туктатмасак, “Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап зуррак тизлектә үрчемәсме?

Чыганак: Ватаным Татарстан

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X