Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәч авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)

Кирлегәч авылы мәдәният йортында бүген мәктәпнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Шушы мәктәптә эшләп киткән, әлеге белем йортын тәмамлаган бик күп кеше кунакка кайткан иде. Алар истәлекләре белән уртаклашты.

Тантанада катнашкан Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин Кирлегәч тугызьеллык мәктәбе укучыларының йомгаклау имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен, спорт буенча уңышларын билгеләп үтте. Район башлыгы һәм Мәгариф идарәсе исеменнән бер төркем укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәктәпнең элекке директоры, мәктәп, авыл өчен бик күп эшләр башкарган Сәгыйть абый Димиевның хатыны Мөгаллимә апа чыгыш ясый.

Директор булып Сәгыйть Димиев торганда эшләгән укытучылар истәлекләре белән уртаклашты.

80нче елларда мәктәпкә япь-яшь дүрт укытучы килә.

Кирлегәч авылындагы колгозда рәис булып эшләгән Ринат абый Ибраһимов.

Әлеге чараның инициаторлары: Нәҗип Салихов, Әгъләс Бәдретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев