Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчлеләр WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына килүче чит ил кунакларын каршы алды

18 август көнне Казан ипподромында Кирлегәчнең “Ихлас” төркеме WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучы чит ил кунакларын каршы алды.

 


Аларга Казаннан чакыру килгән булган, Лениногорск районыннан бер генә коллектив – “Ихлас” төркеме. Тагын Сарман, Чирмешән, Лаештан килгәннәр иде, ди Әлфия апа Галимова.

-    Без түгәрәк уен оештырып, чемпионатка килгән һәр чит ил кунагын түгәрәк эченә алып, татарча биеттек. Һәрберсе белән фотога төштек. Шундый ачыклар чит илдән килүчеләр, елмаеп, көлеп торалар. Биюләрне өйрәнергә тырышалар, - ди Әлфия апа.

Ул көнне Казанга  унлап илдән кунаклар килгән. “Ихлас” төркеме апалары Америка, Африка, Индия, Гарәпстаннан, Канада, Кытай, Япониядән килгәннәр белән “аралашып” алырга өлгергән. “Бер-беребезне аңламасак та, үзебезчә сөйләштек, биеттек”, - ди алар.
Кирлегәч халкы өчен генә түгел, районыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга, тантана булган бу.

Кирлегәчлеләр әлеге сәяхәт өчен район Мәдәниятйорты җитәкчелегенә, авыл мәдәният йортына, Тәлгать һәм Гөлфия Шиһаповларга, авыл башлыгы Сәрия Сәлаховага, автобус шоферы Р. Мөхәммәтшинга бик зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

Фотолар: Әлфия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев