Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Компьютер һәм Интернет балалар өчен зарарлы!

АКШ Милли сәламәтлек саклау институты белгечләре күпьеллык тикшеренүләрен тәмамлады. Галимнәр фикеренчә, компьютер уеннары белән мавыгучы һәм Интернет челтәрендә күп вакыт үткәрүче балаларның баш мие үсеше акрыная.

Магнит-резонанс томографиясе мониторлар, смартфоннар экраннары, компьютерлар һәм башка гаджетлар каршында озак утыручыларның баш мие структурасында үзгәрешләр күзәтелүен ачыклаган.
Тикшеренү нәтиҗәләре, аерым алганда, мондый балаларның баш миенең үзгәрүен дәлилли. Бу исә баш миенең вакытыннан алда картаюы турында сөйли.
Моннан тыш, гаджетлар белән мавыгучы балаларның кан һәм баш мие сыеклыгында дофамин (ләззәт гормоны) артуы күзгә ташлана. Канда дофамин артканда физик кына түгел, психик тайпылышлар да булырга мөмкин.

 

https://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X