Заман сулышы

Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк

Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән. Конфедерацияләр кубогы уеннарында Казанга 150-200 мең турист килүе көтелә Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат...

Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән.
Конфедерацияләр кубогы уеннарында Казанга 150-200 мең турист килүе көтелә
Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә.
"Тәртип сагындагылар саны Универиада вакытындагыга караганда әзрәк. Бу чараны оештыру үзенәлекләренә карап исәпләнә. Ничә объектта чара узачагы, күпме кунак булачагы исәпләнә һәм, шуннан чыгып, саклык чаралары билгеләнә. Бу юлы безгә 3,5 мең полиция хезмәткәре килә. Монда Россия Эчке эшләр министрлыгы да актив роль уйный, чөнки өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән", - дип сөйләде министр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: