Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Котырган эт сабыйга ташланган

Көн саен вәхшилек күзгә күренеп арткан дөньяда ялгызың саф һавада йөреп керергә дә куркып торасың. Буа төбәгендә дә аянычлы хәл күзәтелгән. Ял көнендә көндезге вакытта 8 яшьлек сабый ата-анасының рөхсәте белән авыл урамы буйлап велосипедта йөрергә чыккан. Көтмәгәндә аңа борынчыгы булмаган эт ташланган. Билгеле булганча, аның хуҗасы якында гына булган...

Көн саен вәхшилек күзгә күренеп арткан дөньяда ялгызың саф һавада йөреп керергә дә куркып торасың.

Буа төбәгендә дә аянычлы хәл күзәтелгән. Ял көнендә көндезге вакытта 8 яшьлек сабый ата-анасының рөхсәте белән авыл урамы буйлап велосипедта йөрергә чыккан. Көтмәгәндә аңа борынчыгы булмаган эт ташланган. Билгеле булганча, аның хуҗасы якында гына булган һәм ярдәм күрсәтү турында хәтта уйламаган да. Соңыннан ул коры гына тавыш белән: "Мин синең урында йортыма ашыгыр идем", - дигән.
Нәтиҗәдә, яраланган сабыйны кибеткә баручы күрше хатыны күреп алган һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Рәхимсез хуҗаның кылган гамәлен акларлык сүзләр табып булмый.
Хәзерге вакытта, полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре уздыра.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев