Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш балалары туңдырма белән сыйланды, бүләкләр алды (ФОТОЛАР)

Куакбаш авылында менә дүртенче ел рәттән балалар Сабан туе үткәрелә, дип хәбәр итәләр авылдан.


Бәйрәм  “Маркс” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев ярдәме белән үткәрелә. Бәйрәм клуб янындагы мәйданчыкта узды. Бу көнне балалар ярышларда катнашты. Капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк тә ваттылар, кул көрәшендә үзләрен сынап карадылар.


Шулай ук хәйриячеләр дә бәйрәмгә үз өлешен кертте. Земфир Закиров пылау белән сыйлады. Илнур Сәлманов балаларга туңдырма таратып, аларны шатландырды.


Кыскасы, бәйрәмнән киткәндә һәр баланың кулында бүләк иде һәм, әлбәттә, яхшы кәеф, елмаю белән таралыштылар.


Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерә. Киләсе елларда да шундый чара дәвам итсен.


Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев