Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында лениногорскилылар юк

Мәккәдә дөньядагы иң зур мәчетнең ишелүе нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерделәр. Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән.Согуд Гарәбстаны Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 238 кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Әле барлык...

Мәккәдә дөньядагы иң зур мәчетнең ишелүе нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерделәр.


Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән.Согуд Гарәбстаны Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 238 кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Әле барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә урнаштырылып бетмәгән.
Җомга көнне Әл-Хәрам мәчетенә төзелеш краны ауган. Һәлакәт вакытында мәчеттә йөзләгән мөселман булган, дип хәбәр итә «Би-би-си» ның рус хезмәте. Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар, барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев