Лениногорск авылларына мобиль мәшгульлек үзәге килде
Районда мобиль мәшгульлек үзәге эшләү - шәһәрдән ераграк яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге ул.
Узган атнада авылларга мобиль үзәк чыкты. Шөгер, Кирлегәч, Иске Иштирәк, Иске Писмән, Зәй-Каратай авылларында яшәүче кешеләргә мәшгульлек үзәге белгечләре эш эзләү буенча дәүләт хезмәте күрсәттеләр. Алар эш эзләүче хезмәт базарының торышы һәм хәзерге вакытка актуаль булган вакансияләр белән таныштырдылар, республиканың башка шәһәрләренә эшкә урнашу һәм вахта юлы белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Фото: http://leninogorsktrud.ru/mnews/mobilnii_viezd_/#rus
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев