Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск бакчачылары игътибарына: кашкарый (астра) чәчәге үстерү серләре

Кашкарыйны ел саен, яңа урынга утыртырга кирәк. Алар тыгызлыкны яратмый, шуңа күрә чәчәкләрне сирәгрәк утыртырга тырышыгыз. Даими урынга утыртканнан соң кашкарыйларны минераль ашлама белән өч тапкыр туендырырга кирәк. Чәчәк органик ашламаны яратмый, шуңа күрә җирдә узган елдан калган ашлама да булырга тиеш түгел. Кашкарый өчен иң яхшы ашлама - агач...

Кашкарыйны ел саен, яңа урынга утыртырга кирәк. Алар тыгызлыкны яратмый, шуңа күрә чәчәкләрне сирәгрәк утыртырга тырышыгыз.

Даими урынга утыртканнан соң кашкарыйларны минераль ашлама белән өч тапкыр туендырырга кирәк.

Чәчәк органик ашламаны яратмый, шуңа күрә җирдә узган елдан калган ашлама да булырга тиеш түгел. Кашкарый өчен иң яхшы ашлама - агач көле. Чәчәкне еш сугарырга кирәк.

Дым саклансын өчен төпләренә пычкы чүбе салып чыгарга була. Авыруларга бирешмәсен өчен ике атнага бер тапкыр марганцовка эремәсе сиптерергә кирәк.

Чәчәкне ешрак күчереп утырткан саен, аның тамыр системасы ныгый. Чәчәк атып утыра торган куакларны да күчерергә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев