Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск эчке эшләр бүлеге кисәтә: үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозганнарны җәза көтә

Гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясенең таралуыннан саклау максатында, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы өстәмә чаралар күрә. Режимны бозучыларга карата административ җаваплылык каралган, дип кисәтә Лениногорск районы хокук сакчылары.

 


Лениногорск эчке эшләр бүлеге “Куркынычсыз шәһәр” видеокүзәтү системасы, полициянең һәм Дәүләт автоинспекциясенең патруль-пост хезмәте экипажлары тарафыннан җәмәгать урыннарында, парк, сквер, урамнарда кешеләрнең җитди сәбәпсез үзләрен изоляцияләү урыныннан чыгып йөрүләрен тикшерәләр. Таләпләрне үтәмәгән очракта административ чаралар кулланылачак.


2020 елның 31 мартында Федерация Советы чираттан тыш пленар утырышта РФ нең административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләр кертте. Әлеге документлар нигезендә, авыру таралу куркынычы шартларында гражданнарга карантин режимын бозган өчен 15 меңнән алып 40 мең сумга кадәр штраф кулланылачак.


Вазыйфаи затлар өчен җәза 50 мең сумнан алып 150 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 меңгә кадәр штраф, яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктату каралган.


Әгәр дә әлеге хокук бозулар аркасында кешенең  сәламәтлегенә зыян килсә, яки алар үлемгә китерсә, әмма җинать билгеләрен үз эченә алмаса,  җәза күләме түбәндәгечә билгеләнәчәк: гражданнар өчен 150 мең сумнан 300 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга 300 мең сумнан 500 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 500 меңнән алым 1 миллион сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату.


Эчке эшләр бүлеге гражданнарга үз сәламәтлегенә җаваплы карарга, тирә-яктагыларның гомерен һәм иминлеген куркыныч астына куймаска чакыра.


Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев